Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын өч очрагы теркәлде
Инфекцияле кешеләрнең хәле канәгатьләнерлек булып килә, дип бәяләнә.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның өч яңа очрагы теркәлгән. Авыру йоктырган кешеләр барысы да читтән кайткан. Бу хакта «Татар-информ»га республика оператив штабында. хәбәр иттеләр.
Бер пациент Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана, икесе Казандагы Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган.
Барлык инфекциялеләрнең дә хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, температуралары югары түгел. Пациентлар бөтен кирәкле медицина ярдәмен алалар.
«Алар белән элемтәгә кергән барлык кешеләр дә дезинфекция узган, барысы да медицина күзәтүендә тора. Алар белән бер рейста кайткан барлык пассажирлар да шулай ук тикшерү узган», — диделәр оператив штабта.
Шулай итеп, Татарстанңа яңа типтагы коронавирус йоктырган кешеләрнең гомуми саны ундүрткә җитте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз