Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирус йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән
Соңгы тәүлектә республикада Covid-19 инфекциясеннән 15 кеше сәламәтләнгән.
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы авыруының 71 яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Яңа авырган 19 кеше хастаханәгә озатылган. 52 кеше өйдә дәвалана, чөнки аларның авыруы җиңел яки симптомнарсыз уза. Covid-19 инфекциясенең ике очрагы читтән кайткан кешедә ачыкланган, 69 кеше авыру белән аралашкан кешеләр.
23 авырган кешегә 30-50 яшь, 12 кешегә 18-30 яшь. Ун авыру кеше 18 яшькә кадәрге һәм 50-60 яшьтәге төркемгә керә. Калган авырулар 60 яшьтән өлкәнрәкләр, аларның берсе 90 яшьтән дә өлкәнрәк.
Соңгы тәүлектә коронавирус авыруын йоктыруның иң күп очраклары Казан (34), Чаллы (9) һәм Түбән Кама (7) шәһәрләрендә теркәлгән. Буа һәм Яшел Үзән районнарында өчәр очрак, Лаеш, Тукай, Чүпрәле, Арча һәм балтач районнарында икешәр, Әлмәт, Алабуга, Биектау һәм Кукмара районнарында берәр очрак теркәлгән.
Республикада барлыгы 1031 пациентка Covid-19 диагнозы куелган. Татарстанда 130 кеше дәваланып терелгән, аларның унбише узган тәүлектә хастаханәдән чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз