Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирус йоктыруның 40 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда вазгыять стабиль булуга карамастан, коронавирус йоктыру мөмкинлеге саклана.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 40 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы — Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте.
«Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 40 яңа очрагы ачыкланган. Татарстанда барлыгы коронавирус инфекциясенең 4595 очрагы теркәлде», — ди Патяшина.
1330 кеше изоляция режимында, алар авырулар белән элемтәгә кергән яки авыру булуга шикле кешеләр.
«Татарстанда вазгыять стабиль булуга карамастан, коронавирус йоктыру мөмкинлеге саклана», — дип өстәде Патяшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз