Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирус йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган
Республикада пандемия башыннан алып коронавирус йоктыруның 6618 очрагы ачыкланган.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның 27 яңа очрагы ачыкланган, дүрт очракта читтән кайтучылар авырган. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
«Ике кеше хастаханәдә һәм 25 кеше өйдә дәвалана», — диделәр министрлыкта.
Авыртучыларның иң күбе (11 кеше) 30-50 яшьлек кешеләр төркеменә керә, биш авыру балигъ булмаганнар арасында теркәлгән. Коронавирус белән авыручылар арасында 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.
Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән. Анда 21 кеше Covid-19 йоктырган. Бу күрсәткечләр буенча районнар арасында Нурлат алдынгылар рәтендә, анда өч кеше авыруы ачыкланган.
Республикада пандемия башыннан алып коронавирус йоктыруның 6618 очрагы ачыкланган. Барлыгы 5489 кеше, ә узган тәүлектә 46 кеше терелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз