news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 23 яңа очрагы теркәлгән

Республика буенча барысы 6835 очрак ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 23 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Узган тәүлектә 23 татарстанлы коронавирус йоктырган. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина бердәм мәгълүмат үзәгендә сөйләде.

«Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 6835 очрагы бар. Узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 23 очрагы теркәлде. Көнлек үсеш темпы 0,4 процентны тәшкил итә.», — диде Авдонина.

Авдонина тулаем алганда яңа коронавирус инфекциясе буенча вазгыятьнең стабиль булуын әйтте. «Вазгыять стабиль булу профилактика чараларын онытырга кирәк дигән сүз түгел», — диде ул.

Спикер шулай ук сайлау участокларында барлык саклык чараларының үтәлүен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot