news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кимүен дәвам итә

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 127 268 очрагы рәсми рәвештә расланган.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимүен дәвам итә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә 804 (бер көн элек 925 иде) яңа очрак ачыкланган.

«18 яшькә кадәрге балалар — 155 кеше. 70 кеше хастаханәгә озатылган», — дип искәрттеләр ведомствода.

Коронавирус очраклары 45 муниципалитетның 42сендә ачыкланган. Казанда — 250, Чаллыда — 66, Түбән Кама районында — 63, Әлмәт районында 51 очрак теркәлгән.

Шул рәвешле, 2022 елның 8 мартына булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 127 268 очрагы рәсми рәвештә расланган, 100 615 кеше (шуларның 755е — узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot