Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирус вазгыяте сәбәпле, планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылды
Бары тик социаль әһәмияткә ия авырулар исемлегенә кергән яки әйләнә-тирәдәге кешеләр өчен куркыныч тудыра торган авыртулары булган пациентлар гына искәрмә булып тора.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының агымдагы елның 2 февралендәге боерыгы буенча, республикада планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылды.
Республика министрлыгы, бу чараны коронавирус санитар-эпидемиологик вазгыять катлаулы булу сәбәпле, кабул итте.
Боерык буенча, олылар өчен планлы медицина ярдәме, шул исәптә кайбер кешеләр төркеме өчен профилактик тикшеренүләр һәм диспансеризация туктатыла. Бары тик социаль әһәмияткә ия авырулар исемлегенә кергән яки әйләнә-тирәдәге кешеләр өчен куркыныч тудыра торган авыртулары булган пациентлар гына искәрмә булып тора.
Моннан тыш, планлы медицина ярдәме күрсәтү чакырылыш һәм хәрби хезмәткә баручы егетләр, шулай ук медицина ярдәмен кичектерү хәлен авырайтырга мөмкин булган пациентлар өчен дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз