news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус кичергән кешеләр җентекле диспансеризация уза

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында 2021 елга бурычлар буенча Иҗтимагый совет утырышы уза.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирус кичергән кешеләр өчен 1 июльдән җентекле диспансеризация башланган. 

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында әйтте.

Аның сүзләренчә, коронавируслы авыруларны дәвалау эшенә карамастан, «амбулатор, стационар, югары технологияле медицина ярдәме туктап тормый». Ул диспансеризациягә зур игътибар бирелүен әйтте.

«Бүген ковидлы авыруларга медицина ярдәме күрсәтү өчен, 48 медицина учреждениесендә 4335 ятак урын исәпләнә», — диде Илдар Фатыйхов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100