news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус йоктыруның 97 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 97 яңа очрагы теркәлгән. 30 пациент хастаханәгә китерелгән.

Коронавирустан үлүчеләр саны бу тәүлектә үзгәрмәгән, бу чирдән 187 кеше терелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Бер көндә Россиядә Covid-19 инфекциясен йоктыруның 5977 очрагы ачыкланган. 6838 кеше ковидтан терелгән, 1640 кеше хастаханәгә китерелгән. 59 үлем очрагы теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot