news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус йоктыруның 74 яңа очрагы расланды

Узган тәүлектә Татарстанда 74 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Бу алдагы көн белән чагыштырганда алты кешегә күбрәк дигән сүз.

23 пациент хастаханәдә дәвалана. Яңа үлем очраклары ачыкланмаган. Бу турыда стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Шулай итеп, пандемия башланганнан алып, республикада коронавирус инфекциясен йоктырының 154 305 очрагы теркәлгән, 150 501 пациент шул чирдән терелгән.

Соңгы вакытта Татарстанда Covid-19 белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Вирусның таралуын булдырмас өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне ревакцинацияләү эшен тизләтергә йөкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot