news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 54 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда 54 кеше коронавирус йоктырган. Бер көн алдан Covid-19 инфекциясен йоктыручылар да шул кадәр булган.

Ковид йоктырган 39 кеше, ә бер көн алдан өч кеше генә хастаханәгә китерелгән. Пандемия башланганнан алып, 193 847 кеше коронавирус йоктырган. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Шул ук вакытта республикада бу чирдән 191 224 кеше (узган тәүлектә – 63 кеше) терелгән. 

Республикада коронавирустан үлүчеләр саны үзгәрешсез, ягъни 2009 кала. Ковидтан үлем очрагы турында соңгы мәгълүмат 26 декабрьдә чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot