news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус йоктыруның 47 очрагы теркәлгән

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 47 очрагы (алдагы тәүлектә – 50 очрак) ачыкланган.

Шул санда ковид белән авыручылар соңгы тапкыр 2021 елның 15 сентябрендә теркәлгән иде. Бу хакта стопкоронавирус.рф сайтында хәбәр ителә.

Агымдагы елның 28 июненә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып Татарстанда 152 463 кешенең ковид йоктыруы рәсми рәвештә расланган. Бу чирдән республикада яшәүче 148 696 кеше (узган тәүлектә – 145) терелгән.

Узган тәүлектә төбәктә Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләр теркәлмәгән. Шулай итеп, Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны элеккечә 1995 кеше санала.

Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең күпчелек төбәкләрендә коронавирустан теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем очраклары арасында аерма күзәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100