news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 42 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстан табиблары 42 кешенең COVID-19 инфекциясе йоктыруын ачыклаган. Республикада коронавируслы 50 пациент хастахандә дәвалана.

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш оператив штаб мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә 162 кеше ковидтан терелгән, бу чирдән үлүчеләр теркәлмәгән.

Пандемия башланганнан алып республикада ковид йоктыруның 152 642 очрагы теркәлгән. Барлыгы 149 154 пациент коронавирустан терелгән. Татарстанда 1 995 кеше ковид корбаны булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100