news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус йоктыруның 24 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими бара. Узган тәүлектә республикада яшәүче 24 кеше Covid-19 йоктырган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.

13 татарстанлы хастаханәгә салынган, ә аннан алдагы көндә хастаханәләргә биш авыру китерелгән иде. Шул ук вакытта 37 пациент авырудан тулысынча савыккан.

Пандемия башланганнан бирле барлыгы 205 311 татарстанлы коронавирус йоктырган. Гомумән алганда, төбәкнең 202 740 кешесе авырудан терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot