Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны өченче көн рәттән арта
Татарстанда өченче көн рәттән коронавирус белән авыручылар саны арту теркәлә.
14 майда 11.00 сәгатькә кадәр ковид йоктыруның 25 очрагы, 13 майда 23 очрагы, 12 майда 20 очрагы билгеле. Бу хакта стопкоронавирус.рф. хәбәр итә.
Covid-19 инфекциясен йоктыручылар саны артуга карамастан, хастаханәгә китерелгән пациентлар саны кимегән. 11 майда ковид белән авыручы 14 кеше, ә узган 24 сәгатьтә 7 пациент хастаханәгә китерелгән. 72 кеше коронавирустан терелгән, бу 13 майга караганда 8 кешегә күбрәк.
Пандемия вакытында республикада 205581 кеше коронавирус йоктырган, 203061 кеше терелгән, 2010 кеше үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз