Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кабат арткан
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 81 яңа очрагы ачыкланган. 38 пациент хастаханәгә китерелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.
Искәртик, кичә республикада ковид белән авыручылар 5 кешегә азрак (76 кеше) булган. 3 февральдә Татарстанда бу чирдән бер кешенең дә терелмәве, бу юлы 15 пациентның савыгуы турында хәбәр ителә.
Узган тәүлектә Россиядә 9681 кеше коронавирус йоктырган, 6334 пациент бу чирдән терелгән, 1085 кеше хастаханәгә китерелгән. Ковидтан 40 үлем очрагы теркәлгән, аларның берсе дә Татарстанда түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз