Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кабат арта
Татарстанда коронавирус белән авыручылар санының бераз артуы күзәтелә. Узган тәүлектә республикада яшәүче 65 кеше ковид йоктырган, алдагы көндә шундый 60 очрак теркәлгән булган.
Хастаханәгә коронавирус белән авыручы 45 кеше, ә алдагы көндә 37 кеше китерелгән. Пандемия башланганнан алып, Татарстанда 194 869 кеше коронавирус йоктырган. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталы хәбәр итә.
Шул ук вакытта республикада яшәүче 192 102 кеше (узган тәүлектә – 19 кеше, бер көн элек – 30) бу чирдән савыккан.
Республикада коронавирустан 2010 кеше үлгән. Бу чирдән үлем турында соңгы мәгълүмат 20 гыйнварда чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз