news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы ачыкланган

Республикада «Covid-19» диагнозы расланган 1169 пациентны дәвалау дәвам итә.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы ачыкланган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясен йоктырган 39 кеше ачыкланган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган онлайн матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Тәүлек эчендә 20 кеше сәламәтләнде. 1169 пациентны дәвалау эшләре дәвам итә. Татарстанда Covid-19 йоктыручыларның 4310 очрагы теркәлгән. Гомумән алганда, 3128 кеше савыкты», — диде Владимир Жаворонков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100