news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 38 яңа очрагы теркәлгән

Авырулар белән аралашкан 3 мең кеше һәм коронавирус инфекциясенә охшаган симптомнар күзәтелгән пациентларны табиблар күзәтеп тора.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 38 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне йоктырган пациентлар саны 20 155 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер.

Аның сүзләренчә, авырулар белән аралашкан 3 мең кеше һәм коронавирус инфекциясенә охшаган симптомнар күзәтелгән пациентларны табиблар күзәтеп тора.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, Татарстанда бер тәүлек эчендә 24 кеше коронавирустан терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot