Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 яңа очрагы расланган
Табиблар искәртүенчә, коронавирусның дүрт очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын җиде кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган.
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Ике кеше хастаханәгә озатылган, тугызы өендә дәвалана», — диде Галимова.
Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе йоктыручыларның икесе — 18-30, бишесе — 30-50, өчесе — 50-60 яшьтә, берсе 60 яшьтән өлкәнрәк.
Табиблар искәртүенчә, коронавирусның дүрт очрагы чит илдән кайтучыларда ачыкланган, тагын җиде кеше аны авырулар белән контактка керү нәтиҗәсендә йоктырган.
11 очракның өчесе — Казанда, тагын өчесе Чаллыда теркәлгән. Питрәч һәм Биектау районнарында — икешәр, Азнакай районында бер очрак ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз