news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган унынчы кеше вафат булды

Узган тәүлектә Татарстанда 75 яңа коронавирус очрагы ачыкланган, шул ук вакытта 246сы сәламәтләнгән.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган унынчы кеше вафат булды

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган унынчы кеше вафат булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Казанда 1963 елда туган кеше вафат булды. Ул 13 майдан дәваланган. Анда яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы булган», — диде Галимова.

Аның сүзләренә караганда, ир-атның хроник авырулары да булган, шул исәптән: көчле миелобласт лейкозы, авыр дәрәҗә тромбоцитопия, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш җитмәү. Диагноз экспертиза белән расланган.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган. Казанда-24, Чаллыда - 23. Татарстанда коронавирус диагностикасы башланганнан бирле 2621 кешедә авыру ачыкланган. 1698 кеше дәваланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot