news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 83 очрагы расланган

Стопкоронавирус. рф порталында хәбәр ителгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 83 яңа очрагы ачыкланган. 21 пациент хастаханәгә озатылган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 192 843 очрагы расланган, 189 822 кеше (шуларның 93е – узган тәүлектә) терелгән.

Үлем-китем очраклары үзгәрешсез калган - 2008.

Илдә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 6 595 очрагы ачыкланган, 52 кеше вафат булган, 624 кеше хастаханәгә озатылган. 6176 пациент савыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot