news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 828 очрагы расланган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда тагын 828 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 86 пациент хастаханәгә озатылган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 163 710 очрагы ачыкланган, 152 888 кеше (шуларның 374е – узган тәүлектә) терелгән.

Коронавирустан вафат булучылар саны элеккечә кала – 2003.

Шунысын да искәртик: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкны прививка ясатырга һәм җәмәгать урыннарында битлектән йөрергә чакырды. «Халык белән даими эшләүче, хезмәткәрләре күп булган, социаль дистанция саклау мөмкинлеге булмаган коллективларда битлек режимын кертергә тәкъдим итәбез», - дип белдерде ул кичә ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot