news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 80 очрагы расланган

Стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 80 очрагы ачыкланган. 28 пациент хастаханәгә озатылган.

64 кеше савыккан, яңа үлем-китем очраклары теркәлмәгән.

Россиядә узган тәүлектә 6935 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 6794 пациент терелгән. 1556 кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше вафат булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot