news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 574 очрагы ачыкланган

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең тагын 574 яңа очрагы расланган. 93 пациентны хастаханәгә озатканнар.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 160 808 очрагы ачыкланган, 151 580 кеше (шуларның 93е – узган тәүлектә) терелгән.

Коронавирустан вафат булучылар саны элеккечә кала – 2003.

news_right_1
news_right_2
news_bot