Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кабат арта башлады
Стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 195 очрагы расланган, бу кичәгедән 14 очракка күбрәк.
22 пациент хастаханәгә озатылган, 219 кеше терелгән. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 201 301 очрагы теркәлгән, 198 меңнән артык кеше савыккан. Коронавирустан вафат булучылар саны үзгәрешсез калган, бүгенге көндә ул 2010 кеше тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз