news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар алтынчы көн рәттән кими

Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимүен дәвам итә. Соңгы тәүлектә республикада коронавирусның 137 очрагы ачыкланган, бер көн элек 147 очрак теркәлгән иде. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, пандемия башланганнан алып Татарстанда 203 мең 356 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы хәбәр итә.

Барлыгы 200 мең 444 кеше терелгән, шуларның 207се – узган тәүлектә. 11 пациент хастаханәгә озатылган.

Тулаем алганда, Россиядә соңгы тәүлектә 11 мең 128 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. 968 пациент хастаханәгә озатылган, 12 мең 597 кеше терелгән. 33 кеше инфекция корбаны булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100