news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кимеде

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны бераз кимеде. Узган тәүлектә ковидның 111 очрагы расланган. Бу стопкоронавирус.РФ порталы мәгълүматларыннан күренә. 

Авырган 20 кешене хастаханәгә салганнар. Алдагы көнне 28 пациент хастаханәгә озатылган. Пандемия башланганнан бирле барлыгы 192 179 татарстанлы коронавирус йоктырган. 

Тулаем алганда, республикада яшәүче 189 080 кеше коронавирус белән авырып сәламәтләнә алды, шул исәптән 97 кеше соңгы тәүлектә терелгән.

Республикада коронавирустан рәсми теркәлгән үлем очракларының гомуми саны элеккечә 2008гә тигез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100