news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны инде бишенче көн рәттән арта бара

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны артуын дәвам итә (үсеш 14 февральдән бирле теркәлә). Бүген Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 137 очрагы расланган (алдагы тәүлектә 128 очрак). Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

38 авыручыны хастаханә шартларында дәваларга кирәк булган, бер көн алдан 49 кешене хастаханәгә салганнар. Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән Татарстанда 197 019 кеше зарарланган.

Тулаем алганда, республиканың 193 110 кешесе сәламәтләнгән, шул исәптән соңгы тәүлектә 84 авыручы савыккан. Кичә 167 авыруның чирне җиңүе турында билгеле булды.

Республикада рәсми рәвештә Covid-19 үлеменең гомуми саны элеккечә – 2010. Соңгы тапкыр үлем турында мәгълүмат 20 гыйнварда чыкты.

Россия буенча коронавирус белән зарарланучылар саны бер көндә 14 233 кешегә арткан. 9316 пациент сәламәтләнгән. 799 авыручыны Covid-19 белән хастаханәгә салганнар. 36 кеше бу авырудан үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100