news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны бишенче көн рәттән кими

Соңгы тәүлектә Татарстанда яшәүче тагын 147 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган, шул кадәр үк кеше терелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф.хәбәр итә.

32 кеше хастаханәгә китерелгән. Covid-19 инфекциясе белән авыручылар саны бишенче көн рәттән кими.

Пандемия башланганнан алып, республикада ковид йоктыруның 203219 очрагы ачыкланган. Татарстанда бу чирдән үлүчеләр саны элеккечә - 2010 кеше калган. Соңгы тапкыр үлем очрагы турындагы мәгълүмат 20 гыйнварда теркәлде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100