Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны бер атнада ике тапкырга арткан
Татарстанда COVID-19 белән авыручылар саны бер атнада ике тапкырга арткан. Бу хакта «Объясняем.рф» порталы хәбәр итә.
Портал мәгълүматлары буенча, 26 августтан 1 сентябрьгә кадәр республикада яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 364 очрагы ачыкланган. 19 августтан 25 августка кадәр авыручылар саны 190 булган.
Узган атнада Россиядә авыручылар күрсәткече 20,0 процентка арткан. Яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны арту Россия Федерациясенең 67 субъектында күзәтелгән, шул исәптән 18 төбәктә ил буенча уртача күрсәткечтән артыграк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз