news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус белән авыручы сигез кешене хастаханәгә салганнар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясеннән авыруның 114 яңа очрагы ачыкланган, сигез кешене хастаханәгә салганнар. Гомумән алганда, пандемия башланганнан бирле республикада ковид белән 203 мең 858 авыру очрагы теркәлгән. Стопкоронавирус.рф порталында шул турыда хәбәр ителә.

Татарстанда бер тәүлектә 87 кеше савыккан, пандемия башланганнан бирле – 201 мең 24 кеше.

Гомумән алганда, Россия буенча тәүлек эчендә ковид белән авыруның 9591 яңа очрагы ачыкланган, 589 кеше хастаханәгә озатылган. Хастаханәгә китерелгән кешеләр саны алдагы тәүлек белән чагыштырганда 49,4 процентка кимегән. Бер тәүлектә 9833 кеше сәламәтләнгән, ягъни 1 апрель белән чагыштырганда 20 процентка кимрәк. Тәүлек эчендә 31 кеше коронавирустан үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100