news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус белән авыручылар арта

Татарстанда өченче көн рәттән коронавирус белән авыручылар саны арта. Covid-19 инфекциясен йоктыруның 108 очрагы расланган, алдагы көндә – 103 очрак. 20 авыручыны хастаханәгә китергәннәр, алдагы көндә – 27 кеше. Пандемия башланганнан республикада 191 956 кеше шул чирне йоктырган. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Гомумән алганда, республикада яшәүче 188 866 кеше (узган тәүлектә - 94 кеше) ковидтан терелгән.

Республикада коронавирустан рәсми теркәлгән үлем очраклары элеккечә - 2008. Соңгы тапкыр үлем очргы турында 14 декабрьдә хәбәр ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot