news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус белән авыручылар 20 — 46 яшь аралыгында

Вирус яшь кешеләрдә җиңел формада яки симптомсыз үтә.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда коронавирус белән 20 яшьтән 46 яшь аралыгындагы кешеләр авырый. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Симптомсыз формалар күп. Калган очраклар җиңел һәм уртача авырлыкта уза. Бу — авыручыларның яшь булуына бәйле», — диде спикер.

news_right_1
news_right_2
news_bot