Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирус белән авыручы балалар саны 5 проценттан артмый
Татарстанда Covid-19 буенча гомуми статистиканың 30 проценты 18-39 яшьлек кешеләрдән тора.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда коронавирус белән авырган балалар саны 5 процент чамасы тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
«Авырган балаларның саны — 5 процентка тулып җитми. Бүгенгә 332 бала яңа коронавирус инфекциясе белән авырган, бу 4,4 процентны тәшкил итә», — диде спикер.
Любовь Авдонина әйтүенчә, республикада коронавирус белән авырган балигъ булмаган балалар саны үзгәрми.
Татарстанда яшәүче 18-39 яшьлекләр статистиканың 30 процентын алып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз