news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус белән авырганнарның плазмасы 17 пациентка күчерелгән

Плазма күчерү өчен пациентлар чирне кичерү дәрәҗәсе, иммунитет үзенчәлеге, вирусның организмда озак саклануына карап билгеләнә.

Татарстанда коронавирус белән авырганнарның плазмасы 17 пациентка күчерелгән
minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика клиник хастаханәсендә коронавирус инфекциясенә антитәнчекләр белән плазма 17 пациентка күчерелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының анестезиология һәм реаниматология буенча штаттан тыш баш белгече Айнагөл Баялиева хәбәр итте.

Беренче тапкыр плазма күчерү 27 майда була. Айнагөл Баялиева плазма реанимациядәге, авыр хәлдәге пациентларга күчерелүен искәртте. Аның сүзләренчә, кагыйдә буларак, коронавирус белән авырган кеше 7-10 көннән соң терелә, ун көннән соң ясалган тест тискәре була. Ә реанимациядәге пациентларда вирус агышы озак бара.

«Бер пациентта 37 көннән соң да коронавируска тест уңай нәтиҗә күрсәтте. Бу бик авыр пневмония очрагы иде. Без аңа беренче тапкыр плазма күчереп карадык, ике тапкыр плазма күчереп дәвалагач кына хастаханәдән чыгардык», — диде Айнагөл Баялиева.

Унҗиде пациентның бишесенә плазма ике яки өч тапкыр күчерелгән. Ул донор плазмасы алганнар арасында кан рагы диагнозына ия пациентлар да булганын әйтте. «Алар аеруча авыр кичерә, коронавирустан тыш башка инфекцияләр дә кушылырга мөмкин», — диде.

Плазма күчерү өчен пациентлар чирне кичерү дәрәҗәсе, иммунитет үзенчәлеге, вирусның организмда озак саклануына карап билгеләнә. «Без шушы критерийларга нигезләнеп, плазма куллана алабыз. Антибиотиклар, вируска каршы көчле дарулар булса да, шушы алымнан файдаланабыз», — диде белгеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot