Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирус аркасында кинотеатрлар һәм фитнес-үзәкләр эшләүдән туктады
Республика Премьер-министры күңел ачу оешмаларының эшен вакытлыча туктату турындагы карарны имзалады.
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Бүгенге көннән башлап Татарстанда Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы аркасында күп кенә күңел ачу оешмалары эшләүдән туктады. Шул хактагы карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Карар хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
«2020 елның 26 мартыннан Татарстан Республикасы территориясендә спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, фитнес-үзәкләр, кинотеатрлар (кино заллары), төнге клублар (дискотекалар), балаларның уен бүлмәләре, балалар күңел ачу үзәкләре һәм башка күңел ачу оешмалары эшчәнлеген вакытлыча туктатырга», — диелә документта.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, ТР Прокуратурасы бизнесны карантин шартларын бозмаска чакыра. Республикада катнашучылар саны 20 кешедән арткан чаралар, шулай ук кальян тарту тыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз