Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирус ачыкланган очраклар саны буенча яңа антирекорд теркәлде
264 кешенең өчесе чирне читтә иярткән.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлек эчендә 264 кешедә Covid-19 коронавирусы табылган. Бу сан – иң югары күрсәткеч.
Өч кеше чирне читтә эләктергән, калган авыручылар инфекцияне аралашу аша йоктырган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Алтмыш тугыз кеше хастаханәгә салынган, 195е өй шартларында дәвалана, - дип ачыклык кертә ведомство.
Иң күп авыручы Казанда теркәлгән - 161 кеше. Яр Чаллыда авыруның 28 очрагы, ә Яшел Үзән һәм Чистай районнарында — сигезәр кеше чирли. Республиканың барлык 25 муниципалитетында да инфекциялеләр бар.
Шулай итеп, 2021 елның 14 ноябренә булган мәгълүматлар буенча, төбәктә пандемия башланганнан бирле, авыруның 33 918 очрагы расланган. Татарстанның 26 971 кешесе чирдән котылды, узган тәүлек эчендә 57 кеше савыккан.
Бөтен Россия буенча, шул исәптән Татарстанда да, актив прививка ясау кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин вакцинациянең мөһимлеге турында берничә тапкыр искәртте һәм коронавирус белән көрәштә Россия препаратларының югары нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз