news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Корбан гаете көннәрендә хәйрия чаралары узачак

«Зәкят» хәйрия фонды күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, караучысыз калган ялгыз кешеләргә, социаль һәм төзәтү учреждениеләренә, инвалидларга, ятимнәргә ярдәм итәргә ниятли.

Татарстанда Корбан гаете көннәрендә хәйрия чаралары узачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды Корбан гаете көннәрендә хәйрия акцияләре үткәрәчәк.

«Күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, караучысыз калган ялгыз кешеләргә, социаль һәм төзәтү учреждениеләренә 25 тонна корбан ите өләшү планлаштырыла», — диде Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Бәйрәмдә шулай ук «Без синең белән!» дигән акция кысаларында ике авыру балага дәвалану курслары узу өчен акча җыю игълан ителә.

«Мохтаҗны ашат» хәйрия акциясендә һәркем фондтан сарык сатып алып, аның итен аз керемле кешләргә тапшыра ала. «Зәкят» сатып алудан башлап, мохтаҗларга илтеп бирүгә кадәр булган барлык оештыру мәсьәләләрен үз өстенә ала. Фонд хезмәтләре бушлай. Бер бәрән бәясе 10 мең сум тәшкил итә.

«Берничә ел рәттән бер бәрән бәясе 8 мең булып сакланды. Без бу бәяне күтәрергә теләмәдек. Ләкин базар мөнәсәбәтләре шундый. Хәзер бер сарык 10 мең сум. Әле бу бәя дә Казандагы уртача бәяләрдән түбәнрәк», — диде Булат Мәрданов.

Корбан итен алу өчен мохтаҗлар 8 (843) 225-33-22 телефонына шалтырата ала. «Зәкят» хәйрия фонды белгечләре һәркемгә консультация бирәчәк һәм ярдәм алу өчен нинди документлар тапшырырга кирәклеген әйтәчәк. Хәзерге вакытта фондка корбан итен алу өчен җиде йөздән артык гариза килгән. Алар арасында инвалидлар, авыр хәлгә юлыккан, аз керемле кешеләр һәм ятимнәр.

Исегезгә төшерәбез, Корбан гаете ел саен Зөлхиҗә аеның унынчы көнендә үткәрелә. Быел ул 20 июльгә туры килә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100