news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Корбан бәйрәмендә 14 меңгә якын мал чалынды

Татарстан Республикасында махсус оештырылган 58 урында, Казанны да кертеп, барлыгы 13 806 баш мал чалынды. Казанның үзендә 18 корбан чалу урынында 5812 баш хайван корбанга чалынды. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте узып киткән Корбан бәйрәменә нәтиҗәләр чыгарды.

Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды социаль акция кысаларында халыкның мохтаҗ катламнарына тарату өчен 255 сарык һәм 3 сыер чалды. Быел нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга һәм социаль проектларга 4 тоннадан артык корбан ите таратты. Корбан бәйрәме көннәрендә 500 мохтаҗ – аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, инвалидларга, ятимнәргә, ялгыз өлкәннәргә 1,5 тонна корбан ите өләшенде; 300 кг ит Татарстанның 4 социаль учреждениесенә тапшырылды.

Итнең калган өлешен «Зәкят» фонды суыткычларга саклауга куйды һәм ел дәвамында йорт-җирсез, аз керемле, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм башка мохтаҗлар өчен хәйрия ашлары әзерләүдә кулланырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot