news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Корбан бәйрәме: кемнәргә корбан чалу мәҗбүри һәм корбанлыкны кайдан алырга?

Татарстанда Корбан бәйрәме: кемнәргә корбан чалу мәҗбүри һәм корбанлыкны кайдан алырга?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Барлык мөселманнар ислам динендә иң олы бәйрәм саналган Корбан гаетенә әзерләнә. Быел ул 6 июньдә узачак. Кемнәргә корбан чалу мәҗбүри һәм Казанда корбанлыкны кайдан алырга – бу хакта «Миллиард.Татар» материалында.

Быел Корбан бәйрәме кайсы көнгә туры килә?

Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, «Ид аль-Адха» «корбан китерү бәйрәме» дип аңлатыла, БДБ илләрендә һәм Россиядә Корбан бәйрәме дигән атама белән йөртелә.

Мөселманнар Григориан календаре түгел, ә ай календареннан файдаланганлыктан, бәйрәм датасы ел саен төрле көннәргә туры килә – ул традиция буенча Рамазан тәмамланып, 70 көннән билгеләп үтелә – Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә. Быел ул 6нчы июньгә туры килә.

Бөтен дөньяда ике миллиардка якын мөселман шушы бәйрәм көненндә корбан чала, кагыйдә буларак, бу сарык, сыер, дөяләр, аларның ите өч өлешкә бүленә: берсе – гаилә өчен, икенчесе – якыннар һәм дуслар өчен, өченчесе –мохтаҗларга.

Бу көн нәрсәне аңлата?

Бәйрәмнең тарихы Ибраһим пәйгамбәр тормышы белән бәйле, ул Аллаһка, улы туган очракта, аны корбан итәргә вәгъдә биргән була. Күп еллар узгач, ул вәгъдәсен оныткан, ләкин Аллаһ төшендә аңа улы Исмәгыйльне корбан итәргә әмер бирә. Бу аның иман ныклыгын һәм Аллаһ әмеренә буйсынуын сынау була. Ибраһим пәйгамбәр Аллаһ әмерен үтәргә җыенып, кулына пычак тоткач: «Әй, Ибраһим, син сүзеңне үтәдең инде...» дигәнне ишетә. Аллаһ аңа сарыкны корбан чалырга куша. Шушы вакыйга хөрмәтенә бөтен дөнья мөселманнары күп гасырлар дәвамында Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Корбан чалу йоласы үзеңне корбанга китерү, якыннарны кайгырту, игелек турында искәртә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда Корбан бәйрәме ничек үтәчәк?

Мөселман традицияләре буенча, бу көнне тулысынча юыну – госел коену тиеш, иң яхшы киемнәрне кияргә кирәк. Ир-атлар мәчетләрдә күмәк бәйрәм намазына җыела.

  • Гает намазы (бәйрәм намазы) сәламәт акыллы, балигъ булган мөселман ир-атлар өчен мәҗбүри. Казанда бәйрәм намазы кояш чыгып, ярты сәгать үткәч укылачак, ләкин бәйрәм чаралары иртәрәк башлана:
  • 02:00-03:00 – иртәнге намаз, изге Коръән аятьләре укыла;
  • 03:00-03:30 – бәйрәм вәгазе;
  • 03:30 – Гает намазы;
  • 03:40 – гарәп телендә хөтбә әйтү, Коръән уку, дога кылу.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бәйрәм намазына кадәр берни ашамый тору пәйгамбәребезнең сөннәт гамәле булып тора, бу көнне иң элек корбан итеннән әзерләнгән ризыктан авыз итү өчен. Гает намазы төгәлләнүгә махсус әзерләнгән урыннарда корбан чалу башкарылачак. Корбанны өч бәйрәм көненең берсендә чалдыру кирәк – Зөлхиҗҗә аеның 10, 11, 12 нче көннәре яки 6, 7, 8 июньдә. Биш көн дәвамында – 5 июньнән (Гарәфә көненнән) 9ына кадәр мөселманнар һәр фарыз намаздан соң тәкбир-тәшрикъ әйтергә тиеш. Барлыгы 23 фарыз намаздан соң әйтелә (5 июньдә иртәнге намаздан алып, 9 июньдә икенде намазына кадәр).

Тәкбир тексты:

اللهُ أَكْبَرُ اللهُ أَكْبَرُ لَا إلَهَ إلَّا اللهُ وَاَللهُ أَكْبَرُ اللهُ أَكْبَرُ وَللهِ الْحَمْدُ

Транскрипциясе:

«Аллаху Әкбәр, Аллаху Әкбәр! Ләә иләәә илләллааһу

Вәллаһу Әкбәр, Аллаһу Әкбәр

Вә лилләһил-хәмд».

Мәгънәсе:

«Аллаһ бөек, Аллаһ бөек
Аллаһтан башка иләһ юк
Аллаһ бөек, Аллаһ бөек
Аллаһка барча мактаулар!

Тәкбирне ир-атлар барысы бергә кычкырып әйтәләр. Ә хатын-кызлар эчтән генә әйтә. Шулай ук әлеге тәкбирне авылларда урамнар буйлап Корбан гаетенә мәчеткә барганда әйтә-әйтә баралар.

Гает намазы ничек укыла

Бәйрәм намазы күмәк рәвештә ике рәкагать укыла. Беренче тапкыр гает намазы укучылар өчен аңлатабыз:

  1. Беренче рәкагатьтә «әс-Сана» догасы укыла, аннары имам артыннан кулларны күтәреп, аннары аларны төшереп, өч тәкбир әйтелә, аннары имам «әл-Фатиха» һәм «әл-Әгълә» (Коръәннең 87нче сүрәсе) яки башка бер сүрә укый, рөкугъ, сәҗдә кылына.
  2. Икенче рәкагатьтә, шулай ук, «әл-Фатиха» һәм тагын берәр кыска сүрә укыла, аннары имам артыннан өч тапкыр кулларны күтәреп тәкбир әйтелә, ә дүртенче тәкбир белән рөкугъ кылалар. Аннары гадәти ике рәкагатьле намаздагы кебек гыйбадәт кылалар.

Намаздан соң имам ике өлештән торган бәйрәм хөтбәсен укый. Аннан соң Изге Коръән уку белән тәмамлана.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Корбан чалу кемнәргә тиеш?

Нисабы булган мөселманнар корбан чалдырырга тиеш. Нисаб ул – бурычлар һәм чыгымнардан тыш, тотылмый торган ирекле акча. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы һәм Голәмәләр шурасы карары буенча, быел нисаб күләме 53 мең сум итеп билгеләнгән. Әлеге сумма ел саен 595 грамм көмеш бәясеннән чыгып билгеләнә.

Татарстанда сарык яки сыер ничә сум тора?

Корбан чалдыру өчен исламда мөгезле эре һәм вак терлек сайлана: сарыклар, кәҗәләр, сыерлар, шулай ук, дөя. Бер сарык, зурлыгына карап, 10-20 мең сум тора. Татарстанда тере сарык авырлыгының 1 килограммы өчен 300 сумнан 400 сумга кадәр сорыйлар. Ягъни, 35 кг авырлыктагы корбанлык якынча 10,5-14 мең сумга төшәчәк. Казанда сарыкларга бәяләр 15 мең сумнан алып (бүлгәләү һәм китереп бирүне исәпкә алмыйча).

Сарык яки кәҗәне бер кеше чалдырса, сыер яки дөя берничә кешегә һәм гаиләгә бүленә ала, гадәттә, җиде кешегә исәпләнә. Димәк, бер мөселманга гомуми бәянең җидедән бер өлешен бирергә туры киләчәк. Бер сыер бәясе 90 мең сумнан 150 мең сумга кадәр. Димәк, корбанлыкка бер кеше якынча 13 мең сумнан 20 мең сумга кадәр сарыф итәчәк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда кайда корбан чалдырып була?

Татарстан башкаласында быел 17 махсус урын каралган, өч көн дәвамында (8нче июньдә кояш батканчыга кадәр) корбан чалыначак. Казандагы урыннар:

  1. «Әл-Мәрҗани» мәчете (Каюм Насыйри, 17)
  2. «Апанай» мәчете (Каюма Насыйри, 27)
  3. «Корбан бәйрәме» комплексы (бертуган Петряевлар, 6)
  4. «Тынычлык» мәчете (Мирный бистәсе, Мелитопольская, 15)
  5. «Гадел» мәчете, (Оренбургский проезд, 193)
  6. «Ризван» мәчете (Хөсәен Мәүлетов, 48а)
  7. «Билял» мәчете (Вознесенское торак массивы, Иркен, 29)
  8. «Коддус» мәчете (Карьер торак массивы, Яснополянский переулок, 16)
  9. «Иман Нуры» мәчете (Нагорный торак массивы, Дорожная, 32а)
  10. «Казан Нуры» мәчете (Фатыйх Әмирхан, 3)
  11. «Салихҗан» мәчете (Бестужев урамы, 66)
  12. «Фатиха» мәчете (Кадышево торак массивы, Рихард Зорге, 2а)
  13. «Мәүлид» мәчете (Залесный торак массивы, Селянская, 23)
  14. «Әхмәдзәки» мәчете (Залесный торак массивы, Осиновский пер., 16а)
  15. «Рамазан» мәчете (Окольная, 25б)
  16. «Рәҗәп» мәчете (Энгельс урамы, 20/39)
  17. «Жомга» мәчете (Юдино торак массивы, Ильич, 4)
news_right_1
news_right_2
news_bot