news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда көрәш буенча дөнья чемпионатында ярышның 4 яңа төре тәкъдим ителә

23-26 июнь көннәрендә Татарстанда билбаулы көрәш буенча яшүсмерләр арасында дөнья чемпионаты һәм дөнья беренчелеге уза. Ярышларда дөньяның 27 иленнән 200дән артык спортчы катнаша, ә көрәшнең 4 яңа төре буенча ярышлар яңалык булачак.

Ярышларның финал өлешендә 11 үлчәү категориясендә чемпионатның хәлиткеч ярышлары, шулай ук сумо һәм яңа дисциплиналар буенча (комлы өслектә көрәш, ат өстендә билбаулы көрәш) дөнья чемпионатларының финалы була.

Барлыгы чемпионатта һәм дөнья беренчелегендә 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм 60 килограммнан 130 килограммга кадәр үлчәү категориясендә һәм абсолют авырлык категориясендә ир-атлар арасында 11 комплект медаль уйнатылачак.

Беренчел бәйгеләр Байлар Сабасы бистәсендә «Саба Арена» спорт комплексында уза, ә финал ярышлары һәм тантаналы чаралар Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында 24 июньдә MINGER этно-фестиваленең махсуслаштырылган мәйданчыгында узачак.

Ярышларда дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Александр Попов, шулай ук Олимпия чемпионнары Алексей Мишин, Мурат Карданов һәм Шамил Хисаметдинов катнаша. Көрәш буенча дөнья чемпионатының абсолют авырлык категориясендә җиңүчегә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов биргән автомобиль тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100