news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кораллылар саны арта

Хәзерге вакытта республикада коралга ия 56 мең граждан теркәлгән

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Татарстанда аз зыян китерә торган утлы корал сатып алучылар саны кискен арткан. Әйтик, бүгенге көнгә андый корал сатып алуга 1,1  меңгә якын лицензия бирелгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта министрлыкның хосусый детектив һәм сак эшчәнлегенә лицензия-рөхсәт бирү һәм контроль үзәге башлыгы полиция полковнигы Артем Кузнецов сөйләде.

Әйтергә кирәк, элегрәк бу күрсәткеч шактый ким иде: 2011 елда 412 лицензия бирелсә, 2012 елда әлеге күрсәткеч - 483, 2013 елда 1055 кә җиткән. Ау мылтыгы белән дә эшләр шулайрак. 

"Ажиотажның төп сәбәбе, минемчә, әлеге дәүләт хезмәтеннән җиңел файдаланып булудыр. Россиянең башка төбәкләрендә үз-үзләрен яклау максатларында корал сатып алган гражданнар саны берничә тапкыр тизрәк арта", - дип билгеләп үтте Артем Кузнецов.

"Еш кына төп рольне гражданнарның үзләренә пистолет сатып алырга теләге уйный. Без бу тенденцияне әлеге төр коралга реклама көчәю белән аңлатабыз. Антиреклама гына булса да, бөтен каналларда корал кирәкме-юкмы дип фикер алышулар бара. Кеше бәлки иртәгә миңа атарлар, дигән фикер белән бара да үзенә корал сатып ала", - дип өстәде ул. 

Хәзерге вакытта Татарстанда 56 меңнән артык кораллы граждан теркәлгән. Аларның 8,9 мең травматик коралга, 40 меңе ау коралына һәм 10 меңе газ пистолетына ия.

Шул ук вакытта аз зыян салучы корал сатып алу процедурасы алай ук җиңел түгел. Өч ел эчендә Россия Эчке эшләр министрлыгында бу мәсьәлә буенча 29 административ регламент эшләнеп расланган. Быел гына да корал сатып алырга теләгән гражданнарга таләпләр кагыйланган. Әйтик, 2 апрельдә корал кулланып, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган өчен хөкем ителгән кешеләргә корал сатуга чикләү кертелгән. Ә 27 июльдән травматик коралны сатып алуга яшь чиге 18дән 21 яшькә кадәр күтәрелгән.

Шулай ук корал сатып алу, саклау һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозулар да арта. Агымдагы елда Татарстанда 2305 граждан корал саклау һәм теркәү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Кагыйдә бозган өчен 2434 берәмлек корал вакытлыча алынган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта, 260 берәмлеккә артыграк. 

А.Кузнецов билгеләп үткәнчә, кешеләрдә аз зыян китерә торган корал сатып алу, саклау һәм файдалануга кискен ихтыяҗ юк. Аның сүзләренчә, корал булу күп кенә уңайсызлыклар тудыра, гражданнар аларга түзеп торырга әзер түгел, шуңа да бу еш кына кагыйдә бозуларга китерә. Әмма үз-үзеңне саклау чараларын сатып алырга теләүчеләр саны арта гына бара. Халыкның күпләп кораллануы алардан файдалану очракларын да арттыруга китерә. Әйтик, быел аз 19 зыян китерә торган корал файдалану очрагы булган. 8 очрак буенча җинаять эшләре ачылган.

"Корал яхшыга китерми. Корал кирәк булырлык вәзгыятьләрне булдырмаска гына кирәк. Исегездән чыгармагыз: корал диварда эленеп тора икән, ул кайчан да булса атачак", - дип ассызыклады докладчы.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100