Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Коръән тарихы турында фильм төшерә башладылар
Картина кешелек тарихында изге китапның мәгънәсе, аның бөеклеге һәм килеп чыгышы турында сөйләячәк.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Коръән тарихы турында фильм төшерә башладылар, дип хәбәр итә Татарстан Рөспубликасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Картина кешелек тарихында изге китапның мәгънәсе, аның бөеклеге һәм килеп чыгышы турында сөйләячәк. Шулай ук фильм тамашачыларга татар мәгърифәтчеләренең Коръәнне бастыруга керткән өлешләре һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән китабын бастыру тарихын бәян итәчәк.
Фильм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте заказы буенча төшерелә. Бу көннәрдә фильм төшерү төркеме Санкт-Петербургта. Фильмны төшерүдә танылган ислам белгече Ефим Резван, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский һәм башка галимнәр җәлеп ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз