news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кооперативлар арасында грантлар тәкъдим итү буенча бәйге башланды

Бәйге «2017-2020 елларда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы куллану кооперациясен үстерү» программасында катнашучылар арасында үткәрелә.

Татарстанда кооперативлар арасында грантлар тәкъдим итү буенча бәйге башланды
архив

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстанда авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары арасында грантлар тәкъдим итү буенча бәйге башланды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Аграр ведомство «2017-2020 елларда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы куллану кооперациясен үстерү» ведомство максатчан программасында катнашучылар – кооперативлар арасындагы бәйгенең икенче этабын үткәрү турында игълан итте.

«Конкурсның икенче этабы 10 июльдә башланды һәм ул 8 августка кадәр дәвам итәчәк. Бәйгедә җиңүчеләр авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының матди-техник базасын үстерү өчен грантлар алачак», - дип хәбәр итте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Аның сүзләренчә, грантлар теркәлгән көннән алып 12 айдан да ким эшләмәүче кооперативларга чыгымнар планы тарафыннан матди-техник базаны үстерү өчен билгеләнгән чыгымнарның һәр маддәсеннән 60 проценттан да артыграк булмаган күләмдә биреләчәк.

«Грантларның гомуми күләме 211 миллион 857 мең сум тәшкил итә», - дип искәртте министр урынбасары.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында билгеләп үтүләренчә, бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм документлар министрлык тарафыннан 10 июльдән 8 августка кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 бүлмә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100