news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда контрактчыларны җәлеп иткән өчен түләүне арттырдылар

Татарстанда контрактчыларны җәлеп итү программасын озайттылар, аны ТР ДОСААФ игълан иткән иде. Программада контракт буенча хәрби хезмәткә кандидатларны уңышлы тәкъдим иткән гражданнарны 100 мең сум күләмендә акчалата бүләкләү каралган.

Программада теләге булган, балигъ булган һәркем катнаша ала. Рекрутер белән гражданлык-хокукый характердагы килешү төзелә. РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән тәкъдим ителгән һәр кандидат өчен акча түләнә.

Өстәмә мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында белергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot