Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда контракт буенча хезмәтне хуплап 12 сәгатьлек «ВСЕ СВОИ» марафоны узачак
Киләсе атнада, 17 октябрьдә, Татарстанда иртәнге сәгать 10да контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итүгә багышланган «ВСЕ СВОИ» киңкүләмле патриотик акция башлана.
12 сәгатьлек марофон махсус хәрби операциядә катнашучыларны, аларның гаилә әгъзаларын, хәрби комиссариатлардан контракт хезмәтенә җыю пунктлары, социаль хезмәтләр һәм хәйрия оешмалары хезмәткәрләрен, «Ватан сакчылары» фонды, call-үзәк 117 белгечләрен, шулай ук дин әһелләрен һәм хакимият вәкилләрен берләштерәчәк.
Марафон көнендә туры эфирда контракт буенча хезмәт һәм махсус хәрби операция, шулай ук геройлар тарихы һәм социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар турында барлык актуаль мәгълүмат булачак.
«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы, «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» рәсми төркемендә, шулай ук район һәм шәһәр сәхифәләрендә туры эфирны карарга мөмкин. Марафонга республиканың башка телеканаллары, радиостанцияләр дә кушылачак. Чаллы, Мамадыш һәм Түбән Камадан да элемтәгә чыгачаклар.
Искәртик, уңайлы булсын өчен республикада контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктлары, call-үзәк 117 эшли, анда барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирә һәм ярдәм күрсәтә алалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз