Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Конституция буенча тавыш бирү участокларын дезинфекцияләп бетерделәр
Республикада илнең Төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе катнашты.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанда бүген Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү участокларын дезинфекцияләү тәмамланды. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дезинфекция чаралары тавыш бирү урыннарында барлык алты көн дәвамында — 25 июньнән 1 июльгә кадәр үткәрелде. Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте белгечләре һәр көнне тавыш бирү тәмамланганнан соң санитар эшкәртү үткәрде.
«Белгечләр тавыш бирү кабинкасын, җиһазларны, барлык керү-чыгу урыннарын һәм стеналарны, участок урнашкан бинаның болдырына кадәр дезинфекцияләде. Тавыш бирү участогы эшкәртелгәннән соң, аны тавыш бирүнең киләсе көненә кадәр бикләп куйдылар. Бу тавыш бирүнең куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итте», — дип сөйләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Тавышларны санап бетергәч, белгечләр бүлмәләрне тулысынча санитар эшкәртте. Бүген республика Үзәк сайлау комиссиясе территориясендә соңгы профилактик дезинфекция чарасы узды.
Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә барлыгы 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз