Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда көннәр салкынайта, көчле җил һәм бозлавык фаразлана
Иртәгә, 14 мартта, Татарстан көнбатыштан килгән анциклон йогынтысында була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, нигездә, төбәкнең көнчыгышында җепшек кар фаразлана. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана, вакыты белән тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин, әмма Казанда түгел. Һава температурасы төшү сәбәпле, юлларда көчле бозлавык була, дип хәбәр итә синоптиклар.
Төнлә һава темперутарусы -3..-8 градуска төшә (Татарстан башкаласында – -5..-7 градус). Көндез -2..+3 гардуска кадәр җылыта (Казанда – 0..+2 градус), дип ачыклык кертә метеорологлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз