news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда, көннәр эссе тору сәбәпле, урманнарга керү чикләнде

Татарстанда, көннәр эссе тору сәбәпле, урманнарга керү чикләнде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Янгын куркынычы югары булуга бәйле рәвештә, Татарстанда 14 июньнән гражданнарга урманнарга керү чикләнде, ул 21 көн гамәлдә булачак. Шул турыдагы карарны ТР Министрлар Кабинеты имзалаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Чикләүләр Татарстанның урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата кертелгән. Алдагы чорда гражданнарның урманда йөрүе, анда транспорт чарасында керү һәм билгеле бер төрдәге эшләр башкару чикләнә. Биредә гамәлдәге законнар нигезендә урманнардан файдалану буенча эшчәнлек алып баручы кешеләр урман аша йөри торган гомуми кулланыштагы юллар искәрмә булып тора», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Татарстан урманчылары чикләүләр кертү, аның гамәлдә булу вакыты һәм урман юлларын шлагбаумнар белән ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштырачак.

Искәртеп узабыз, көннәрнең эссе торуына да карамастан, быел республика территориясендә урман янгыннары әлегә теркәлмәде. 2023 елда эссе һава торышы аркасында республикада мондый чикләүләр – алты, 2022 елда өч тапкыр кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100